Адай авылында яшәүче Гомәров Равил Габделхак улының гомер бәйрәме!
Адай авылында яшәүче безнең өчен кадерле әтиебез Гомәров Равил Габделхак улының 3 октябрьдә гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее.
Әтиебез! Сине ихлас йөрәктән матур бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сәламәтлек белән, кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларыңның хөрмәтен тоеп озын-озак яшәргә язсын сиңа.
Олыгаям дип һич кайгырма,
60 яшь ул - матур чак кына.
Балаларың, оныкларың белән
Кадерен белеп яшәр чак кына.
Иң изге теләкләр белән әниебез, кызларың, кияүләрең, оныкларың һәм кода-кодагыйларың.
Нет комментариев