Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

30 сентября 2014, 04:03

810

0

0

Бүген, 30 сентябрьдә, хезмәттәшебез Афанасьева Светлана Васильевнаның туган көне.

Светлана! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбриклибез. Киләчәктә сиңа тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, куанычлы көннәр телибез. Туган көнең мөбарәк, ризык тулы өстәлең түгәрәк, гомер юлың сикәлтәсез һәм куанычлы булсын. Йөзеңдәге шатлык нурлары беркайчан да сүнмәсен.

Сабыр да син, гади кешелекле,
Кылган эшең - бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен синең көннәр
Бәхетләрең булсын гомерлек.

Юлларыңда киртә очраса да,
Тирән упкыннарга юлыкма.
Һәрчак сиңа ярдәмгә килерлек
Хезмәттәшләрең барын онытма.

Светлана! Туар һәркөн ишеттерсең сиңа
Яхшы хәбәрләр генә.
Яныңда булсын һәрвакыт
Үзең кебекләр генә.
Эшкә мәхәббәтең сокландыра,
Тырыш, максатчаң үзең.
Ял итергә дә онытма,
Бер дә сулмасын йөзең.

Хезмәткәрләр күңелендә сиңа,

Бары хөрмәт, рәхмәт хисләре;

Гомереңнең зая узмаганын

Әйтеп тора матур эшләрең.

Иң изге теләкләр белән "Хезмәт даны" газетасы редакциясе коллективы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X