Район башлыгы Сергей Димитриев июнь аеның юбилярларын котлый
Июнь аенда Әсән-Елга авылыннан Миннебикә Абдуллина, Кукмарадан Александра Юшковаларга - 95, Арпаяздан Фатыйма Закирова, Битләнгердән Маһисәрвәр Закирова, Кукмарадан Факия Мөбарәкшина, Гайни Мөхәммәтҗанова, Байлангардан Нәкыя Галимова, Пычактан Нурҗиһан Гәлләмоваларга 90 яшь тула.
Район башлыгы, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге сәркатибе Сергей Димитриев ветераннарны олуг юбилейлары белән ихластан котлый, аларга күңел тынычлыгы, сәламәтлек, балаларының, оныкларының, якыннарының хөрмәтен тоеп яшәүләрен тели.
Нет комментариев